17 март көнне 13:00дән 17:00 сәгатькә кадәр шәһәр үзәк китапханәсендә F4 фантастика фестивале узачак. F4 фестиваленең темасы – "Җирнең альтернатив тарихы". Анда килүчеләр үзләрен берничә сәгатькә үзгәртелгән башка дөньяда дип хис итәчәкләр.
Фән белән кызыксынучылар планетарийда үзләрен кызыксындырган нәрсәләрне таба алачак. Алар өчен Яр Чаллы «Акыллы шоу» мобиль планетарие "Космик викторина. Ай фазалары" һәм «Айга мәңгегә кайту» фильмнары күрсәтеләчәк, моннан тыш квест-уены һәм өстәл уеннары оештырылачак.
Дарья Смолинаның «Кәкре көзгеләр призмасы аша» картиналар күргәзмәсе альтернатив дөньялар турында визуаль күзаллауларны рәсмиләштерергә мөмкинлек бирәчәк. Профессиональ рәссамнар Дарья Смолина һәм Марат Мингалиев искиткеч мастер-класслар һәм перфоманслар күрсәтәчәк.
Фестивальнең ачылышында тамашачылар игътибарына «Бизе» арт-төркеме һәм «Родничок» хореография ансамбле чыгышлары, STARFANS-Tatarstan клубы искиткеч дефиле тәкъдим ителәчәк. Лаеклы бүләкләрне «Минем альтернатив дөньям» әдәби конкурсында, «Кыек көзгеләр Корольлеге» майл-арт конкурсында һәм «Косплей попаданцев» костюмнар конкурсында катнашучылар алачак.
Кызыклы очрашулар - гаҗәеп күренешләр - болар бар да фестиваль кунакларын һәр фантастик порталда көтә.
Чаллылыларны F4 фестиваленә Ямашев бульвары, 4/14 А адресы буенча урнашкан Үзәк китапханәдә көтәләр.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 12 март 2019, 13:58