Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

"Сколково" Фонды һәм «Сколково Форум» коммерцияле булмаган автоном оешмасы оештырган бөтенроссия Open Innovations Startup Tour 1-2 апрельдә Яр Чаллыда узачак. Россиядә һәм БДБда перспективалы стартап-командаларны эзләү буенча иң зур чара «ИТ-парк» мәйданчыгында үтәчәк. Инновацион проектлар конкурсына гаризалар 18 мартка кадәр кабул ителә.

Яр Чаллы Стартап тур маршрутында алтынчы шәһәр булачак. Менторлар, инвесторлар һәм үсеш институтлары вәкилләре яңа эш башлаучы эшмәкәрләр белән һөнәри тәҗрибә уртаклашачаклар, федераль һәм төбәк дәрәҗәсендә стартапларга ярдәм итү мөмкинлекләре турында сөйләячәкләр, проектларны ничек яхшыртырга һәм инвестицияләр табарга киңәш итәләр.

Яр Чаллыда Стартап тур белем бирү программасы кысаларында икътисадның төрле өлкәләрендә экспертлар лекцияләре һәм мастер-класслары узачак, «Төбәкләрдә цифрлы алгарыш чыганаклары» панель дискуссиясе һәм Skolkovo Demo Day сессиясе үткәреләчәк, анда «Сколково» стартап-резидентлары Татарстан сәнәгате өчен үзләренең инновацион чишелешләрен һәм проектларын тәкъдим итәчәк. Экспертлар Сколково фондының бурычлары һәм проектта катнашу турында сөйләячәкләр, шулай ук сорауларга җавап бирәчәкләр.

Региональ стартаплар конкурсында катнашучылар 300 мең сум күләмендә акчалата бүләк һәм инновацияләргә ярдәм фондының «Старт» программасы буенча ике миллион сум алу мөмкинлеге өчен көрәшәчәк. Барлык җиңүчеләр дә Startup Village  Россия һәм БДБ илләрендә иң масштаблы стартап-конференциягә чакыру алачак.

Якшәмбе, 10 март 2019, 15:07