Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Иҗади очрашу кысаларында 1нче балалар сәнгать мәктәбенә Казан шәһәренең «5 нче балалар сәнгать мәктәбе» муниципаль бюджет учреждениесе директоры урынбасары, рәссам-акварелист, Россия һәм ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы Татьяна Бердникова, «Россия Рәссамнар берлеге» оешмасының Яр Чаллы бүлеге рәисе, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия һәм Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы Факил Гайфетдинов, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, ЮНЕСКО халыкара сынлы сәнгать ассоциациясе әгъзасы, Россия һәм Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы Анатолий Пашин килде.

Беренче номерлы балалар сәнгать мәктәбе директоры Альбина Шәйхулова кунаклар өчен мәктәп буйлап экскурсия үткәрде, эшләп килүче күргәзмәләр белән таныштырды. Очрашуда катнашучылар тупланган тәҗрибә һәм булган казанышлар белән уртаклаштылар. Алар уртак хезмәттәшлекнең төрле рәвешләренең мөмкинлекләрен һәм перспективаларын билгеләделәр: фәнни-гамәли конференцияләр, семинарлар, укытучылар һәм балалар өчен мастер-класслар, уртак күчмә пленэрлар турында сөйләштеләр.

Пәнҗешәмбе, 7 март 2019, 14:08