"Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.
Приют карамагындагы балалар бәйрәмгә әниләрен һәм әбиләрен чакырдылар.
Әкият геройлары: "Шапокляк" һәм "Убырлы карчык" персонажлары алып баручылар белән бергә әкият иленә юл алдылар. Балалар яраткан әниләрне һәм әбиләрне яз бәйрәме белән матур шигырьләр, күңелле җырлар, биюләр аша котладылар.
Соңыннан балалар үз әниләренә һәм әбиләренә үз куллары белән ясалган бүләкләр тапшырдылар.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 8 март 2019, 09:26