1нче шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сараеның өстәмә белем бирү педагогы Евгения Селезнева «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын - кыз карашы» республика конкурсының «Хатын-кыз-ана» номинациясендә җиңү яулады.
«Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын - кыз карашы» республика конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасы Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залында узды. Чарада Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ЮНЕСКО генераль директоры Одре Азуле катнашты.
«Хатын-кыз-ана» номинациясендә Миләүшә Зарипова (Казан), Татьяна Михайлова (Нурлат районы), Гөлшат Бәхтигәрәева (Сарман районы) һәм Евгения Селезнева (Яр Чаллы) җиңүче булдылар.
«Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткән хатын-кызларны ачыклау һәм җәмгыятькә таныту, мәдәнияткә, рухияткә, яшь буынны тәрбияләүгә, гаилә институтын ныгытуга ярдәм итү максатыннан үткәрелә. Конкурс Татарстан Республикасы президенты ярдәме белән уздырыла.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 8 март 2019, 09:30