Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Павел Быстровка 95 яшь тулды. Бөек Ватан сугышы ветераны юбилее уңаеннан котлау сүзләрен РФ президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Үзәк районы администрациясе башлыгы Искәндәр Галимов исеменнән кабул итте. Котлауларга шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов һәм ТИҮ рәисе Елизавета Глухова да кушылды.

1942 елда Павел Ивановичны Совет Армиясе сафларына алалар. Ул Ростов өлкәсендә сугыша, аягы яралана һәм Әрмәнстанга госпитальгә озатыла. 1944 елның маенда Павел Иванович Севастопольгә эләгә, анда бите яралана. Тбилисига дәваланырга җибәрелә. Аннары Павел Иванович радист курслары уза һәм 62 аерым элемтә батальоны радио ротасына күчерелә. Әлеге ротада Берлинга кадәр барып җитә. Радио таратылганнан соң рота миномет батальонына эләгә, анда ике ел Берлинда хезмәт итә. Әлмәткә 1947 елда  кайта һәм анда  пенсиягә чыкканчыга кадәр «Әлмәт-нефть» идарәсендә нефть чыгару операторы булып эшли. 

2013 елда Павел Иванович  Яр Чаллы шәһәренә килә. Ул ике бала тәрбияләп үстергән, дүрт оныгы, бер оныкчыгы һәм бер оныкчыгының оныкчыгы бар. 

2 дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале, «Батырлык өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Җомга, 8 март 2019, 17:39