Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

6 мартта Пенсия фонды идарәсендә «Россия Пенсионерлар берлеге» Чаллы иҗтимагый оешмасының Чаллы бүлеге оештырган традицион язгы хәйрия ярминкәсе узды.

«Кружевница» хатын-кызлар клубы мастерлары үзләренең авторлык, аеруча үзенчәлекле иҗат җимешләрен : кулдан эшләнгән бизәнү әйберләре, нәфис, чигүле мендәрләр, бәйләнгән әйберләрнең зур ассортиментын тәкъдим иттеләр.

Мондый хәйрия ярминкәләре игелеклелек идеясен, үзара ярдәмләшү, булышлык күрсәтү идеясен алга сөрә, кешеләрне уңай адымнар һәм эшләргә этәрә. Җыелган барлык акчалар Яр Чаллы балалар йорты ихтыяҗларына юнәлдерелде.

Дүшәмбе, 11 март 2019, 11:02