Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

"Ватанның данлыклы уллары" дигән шәһәр смотры ТР «ЮНАРМИЯ» хәрби-патриотик оешмасының Яр Чаллы бүлеге һәм "Яшүсмер" яшүсмерләр-яшьләр клублары үзәгенең  «Йолдыз» шәһәр хәрби-патриотик программасы  планын тормышка ашыру кысаларында узачак.

Батырлык ордены кавалеры, чечен сугышы герое Дмитрий  Бәдретдиновка һәм Совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 74 еллыгына багышланган чара берничә этапта үткәрелә.

Комсомол районы мәктәпләре өчен ул 12 март көнне 15:00 сәгатьтә 1 нче урта мәктәп базасында; Үзәк районы мәктәпләренеке 14 мартта 15:00 сәгатьтә 35 нче мәктәп базасында; 16 март көнне 15:00 сәгатьтә кадет мәктәпләре һәм хәрби-патриотик клубының кадет мәктәпләре командалары өчен 49 нчы мәктәп базасында; 19 март көнне 15:00 сәгатьтә Автозавод районы мәктәпләре өчен 46 нчы мәктәп базасында узачак.

Конкурсның финалы 21 март көнне 15:00 сәгатьтә И. Маннанов исемендәге 82 нче мәктәптә үтәчәк.

Смотрда шәһәрнең гомуми белем бирү, кадет мәктәпләре һәм Хәрби-сәнәгать комиссиясенең 13-17 яшьлек (7-10 сыйныфлар) яшь армиячеләр отрядлары катнашачак. Отряд 9 кешедән тора. Парад киеме формасы (бердәм), хатын-кызлар өчен үкчәсез аяк киеме, команданың эмблемасы (команданың исеме, уку йортының исеме) мәҗбүри шарт булып тора.

Йомгак ясау яшь категорияләре һәм номинацияләр буенча узачак. Призлы урыннарны алган командалар конкурсның финалында катнашачак. 1 урын алган кадет мәктәбе яки хәрби-патриотик клуб командасы күрсәтмә чыгыш ясау өчен смотр финалына чакырыла. Җиңүчеләр дипломнар белән бүләкләнә.

Дүшәмбе, 11 март 2019, 11:44