Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген мэриядә 2018 елда Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге бюджетын үтәү буенча җәмәгать тыңлаулары узды. Чарада шәһәр Советы депутатлары, автокалада яшәүчеләр, студентлар, предприятие һәм оешма хезмәткәрләре - барлыгы 305 кеше катнашты.

2018 елда Яр Чаллының социаль-икътисадый үсеше нәтиҗәләре турындагы доклад белән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова чыгыш ясады.

Ул билгеләп үткәнчә, узган ел икътисад өлкәсендә лаеклы күрсәткечләргә ирешелгән. Җитештереп озатылган сәнәгать продукциясе күләме 345 млрд сум тәшкил итте, сәнәгать производствосы индексы - 101%, шәһәр буенча инвестицияләр күләме – 52 млрд сум. «Шәһәр икътисадына алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе резидентлары зур өлеш кертә, алар саны хәзер 45кә җитте. Алар тарафыннан 16,3 млрд сумнан артык акча инвестицияләнгән, 3,5 мең эш урыны булдырылган», - дип ассызыклады ул, шәһәр хуҗалыгының башка тармаклары турында кыскача сөйләп.

2018 елда Яр Чаллы бюджеты үтәлеше турында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, финанс идарәсе җитәкчесе Ирина Сәгыйдуллина мәгълүмат бирде. Әлеге мәгълүмат нигезендә 2018 елда шәһәр бюджеты керемнәре 9 млрд 484 млн сум тәшкил иткән. 2017 елга үсеш темпы 103,8%. Керемнәр структурасында үзкеремнәр 52,3%  исәпләнә, бюджетара трансфертлар - 47,7%. 2018 елда планда каралган салым һәм салым булмаган керемнәр күләме 109%ка үтәлгән. Республиканың консолидацияләнгән бюджетына керемнәр узган ел дәрәҗәсеннән 1,6 млрд сумга яки 12%ка артып китә.

Керемнәрнең вакытында килүе шәһәр бюджет өлкәсенең барлык тармакларын финанслауны тәэмин итәргә мөмкинлек бирде. 2018 елда шәһәр бюджетының үтәлеше 9 млрд 803 млн сум яки тәгаенләнгән планның 97%ын тәшкил итте. Чыгымнарның төп өлеше бюджетның икътисадый структурасында 62% хезмәт хакы түләүгә туры килә. 2018 елда социаль чыгымнарга 305 млн сум акча тотылган.

Аның үтәлеше нәтиҗәләре буенча шәһәр бюджеты параметрлары түбәндәгечә: керемнәр буенча - 9 млрд 483 млн 850 мең сум; чыгымнар буенча - 9 млрд 803 млн 420 мең сум. Бюджет дефициты 319 млн 560 мең сум тәшкил итте.

Чаллы шәһәренең 2018 елда бюджет үтәлеше Татьяна Шливе җитәкчелегендәге шәһәрнең Контроль-хисап палатасы һәм КФУның Яр Чаллы институты профессоры Анатолий Макаров җитәкчелегендәге Яр Чаллы төбәгенең социаль-икътисадый проблемаларын өйрәнү фәнни лабораториясе тарафыннан бәяләнде.

Татьяна Шливе билгеләп үткәнчә, Башкарма комитет тарафыннан ел дәвамында бюджетны тигез дәрәҗәдә үтәүне тәэмин итү буенча алып барылган эш нәтиҗәсез тоту һәм акчаларны үз вакытында үзләштерү куркынычын юкка чыгаруга ярдәм иткән. «Бюджет ассигнованиеләренең чыгымнар үтәлеше буенча аз гына арттырып китүе ел ахырында бюджетка кергән өстәмә средстволар, шулай ук узган ел максатчан акчаларының калган калдыклары белән бәйле, бу яңа Бюджет кодексы белән тәңгәл килә. Россия Федерациясе Бюджет кодексы нигезендә контроль-хисап палатасы тарафыннан 2018 ел бюджеты үтәлеше турындагы хисапның тулылыгы һәм дөреслеге расланды», - диде ул.

Анатолий Макаров, үз чиратында, бюджет керемнәре һәм чыгымнары структурасы буенча җентекле анализ ясады, шул ук вакытта эксперт комиссиясенең бюджет үтәлешен уңай дип бәяләвен әйтте.

Шәһәр Советы депутаты, социаль-икътисадый үсеш һәм бюджет мәсьәләләре буенча даими комиссия рәисе Венера Туктарова билгеләп үткәнчә, ел саен җәмәгать тыңлаулары форматында бюджет үтәлеше буенча йомгак ясау традицион гына түгел, ә бәлки шәһәр халкы өчен дә бик кирәкле. «Муниципаль бюджет финанслау һәм күп кенә социаль мәсьәләләрне хәл итү чыганагы булып тора. Теләсә кайсы гамәл, шул исәптән дәүләт дәрәҗәсендә дә, ирешелгән нәтиҗәне раслаганнан соң гамәлгә ашырылган дип танылды. Безнең очракта ул бюджет тарафыннан үз өстенә алынган социаль характердагы йөкләмәләрнең үтәлеше», - диде ул.

Дүшәмбе, 11 март 2019, 16:31