Яшь чаллылылар планетаның беренче космонавты Юрий Гагаринның тууына 85 ел тулуга багышланган Бөтенроссия проектында катнаштылар. "Ышаныч" үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә социаль хезмәтләр алучы 79 балигъ булмаган бала Россия яшь рәссамнары сәнгать конкурсының беренче этабына 90нан артык эш тәкъдим итте. Әлеге учреждениедә яшь рәссамнарның иҗат җимешләре күргәзмәсе оештырылды, анда алар үз күзаллауларын ерак һәм серле космос белән бәйләгән.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 11 март 2019, 16:35