Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Казанда Татарстан Республикасы президенты каршындагы Эшмәкәрлек советының киңәйтелгән утырышы узды. Чарада Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев та катнаша. Эшмәкәрлек советының XII киңәйтелгән утырышын Рөстәм Миңнеханов ачты. Утырышта катнашучылар арасында Россиянең бизнес-омбудсмены Борис Титов, РФ Икътисадый  үсеш министрлыгының инвестицион сәясәт департаменты директоры Милена Арсланова, РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты Геннадий Онищенко бар иде.

Татарстан үзмәшгуль гражданнар өчен яңа салым режимын кертү буенча пилот проектында катнаша. 4 нче мартка алынган мәгълүматларга караганда, республикада 4128 үзмәшгуль кеше теркәлгән. Татарстаннан тыш, Мәскәүдә, Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә үзмәшгульләр өчен эксперименталь салым режимы кертелгән. Әйтик, үзмәшгульләр өчен 1 гыйнвардан керем салымының күләме 4% тәшкил итә, компанияләр өчен – 6%. Шул ук вакытта аларның еллык кереме 2,4 млн сумнан артмаска тиеш.

Совет утырышы кысаларында үзмәшгуль эшмәкәрләр эшчәнлеген үстерү һәм аңа ярдәм итү, үзмәшгуль кондитерлар өчен санитар нормалар, банклар белән эшләгәндә бизнесменнарның югалтуларын киметү, үзмәшгульләр сыйфатында чит ил гражданнарын теркәү, шулай ук дәүләт сатып алуларында үзмәшгульләр катнашу һәм юридик затлар белән хезмәттәшлек итү темалары каралды.

Үзмәшгульлекне рәсмиләштерү өчен чаллылыларга һөнәри табыш алу өчен салым түләүче сыйфатында теркәлергә кирәк. Автокалада яшәүчеләр салым органына мөрәҗәгать итмичә дә, «Минем салым» мобиль кушымтасы ярдәмендә, «Минем салым» вэб-кабинеты https://lknpd.nalog.ru аша бу ысулдан файдалана ала. 

Дүшәмбе, 11 март 2019, 17:08