Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

"КАМАЗ" мәдәният сараенда XIX "Созвездие-Йолдызлык-2019" ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зона туры узды. Фестивальнең ярымфиналында 2997 кеше - Чаллы, Алабуга һәм Тукай районнарыннан 5тән 21 яшькә кадәрле балалар һәм яшьләр иҗат коллективлары һәм башкаручылар катнашты. Фестиваль «Вокал-соло», «Вокал ансамбльләр», «Хореография», «Конферанс», «Җырга иң яхшы музыка», «Җырның иң яхшы тексты», «Видеоклип» номинацияләре буенча үткәрелде.

Катнашучыларны һөнәри жюри бәяләде, аның составына Россия һәм Татарстан Республикасының атказанган мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре керде.

7 мартта гала-концерт булды, анда фестивальнең зона этабы җиңүчеләрен бүләкләделәр. Җиңүчеләр 14нән 19 апрельгә кадәр Казанда узачак фестивальнең суперфиналында катнашачаклар.

Җиңүчеләрнең исемнәре белән биредә танышырга мөмкин.

Сишәмбе, 12 март 2019, 09:11