Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны Рәкия Тимершәех кызы Шәрипова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аны Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм Чаллы мэры Наил Мәһдиев исеменнән Комсомол районы администрациясе башлыгы урынбасары вазыйфаларын башкаручы Алсу Хамматова һәм шәһәр Советы депутаты Сергей Ямашев котлады һәм бүләкләр тапшырды.

Ракия Тимершәех кызы Минзәлә районы Иркәнәш авылында туа. Башлангыч мәктәпнең 4 классын тәмамлый. Сугыш елларында туган авылында төрле эшләрдә эшли. Сугыштан соң склад мөдире була. 1966 елда Фаяз Шәрип улы Шәриповка кияүгә чыга. 1979 елда Яр Чаллыга күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы Рәкия Тимершәех кызы "РМЗК-70" ҖЧҖдә эшли.

Ире белән бергә ике бала тәрбияләп үстергән, ике оныгы һәм бер оныкчыгы бар.

Шәрипова Рәкия Тимершаих кызы Бөек Ватан сугышы ветераны – тыл хезмәтчәне. "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен" медале, шулай ук юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Сишәмбе, 12 март 2019, 11:23