Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Россия Пенсия фонды «Профессиональ керемгә салым» махсус салым режимын кулланучы гражданнарның пенсия хокукларын (иминият стажын һәм пенсия балларын туплау) формалаштыру мәҗбүри пенсия иминиятенә түләнгән иминият түләүләреннән чыгып кына башкарыла, дип искәртә. 

Үзмәшгуль гражданнар мәҗбүри пенсия иминияте буенча хокук мөнәсәбәтләренә ирекле рәвештә керә ала. Теркәлү өчен яшәү урыны буенча РПФ идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үзең белән гариза, паспорт һәм салым органында "Пофессиональ керемгә салым" махсус режимын кулланучы салым түләүче буларак теркәлү турында белешмә булырга тиеш.

Россия Пенсия фондына иминият кертемнәрен суммасы теләсә нинди күләмдә түләнәчәк, ләкин 2019 елда 238233,60 сумнан да артык түгел. Иминият кертемнәрен түләү срогы агымдагы елның 31 декабреннән дә соңга калмыйча башкарылырга тиеш.

Түләнгән иминият кертемнәренең гомуми суммасы билгеләнгән күләмнән ким булмаса, иминият стажы бер ел исәпләнә. Әгәр түләнгән сумма билгеләнгән күләмнән кимрәк булса – иминият стажына түләнгән иминият кертемнәренең пропорциональ рәвештә билгеләнә торган чор исәпләнә. 2019 елга ОПС өчен иминият кертемнәренең билгеләнгән күләме 29354 сумны тәшкил итә.

Сишәмбе, 12 март 2019, 11:53