Аларны үткәрү вакыты - 11-17 март көннәре. Бу проект һәркемнең күңеленә хуш килгәнне табарга мөмкинлек бирәчәк. Марафон спикерлары - үз өлкәсендә белем һәм тәҗрибә туплаган, аларны башкалар белән уртаклашырга әзер булган кешеләр.
Беренче көн кысаларында кунаклар спикерлар белән КВН турында сөйләштеләр: Ильяс Хәсәнов – «Чаллылыларның шаяннар клубы» президенты, шәһәр КВН студентлар лигасы чемпионы, 2017 елгы КВН беренче лигасы ярымфиналисты (https://vk.com/iliaskvn);
Фәнис Сәгъдиев - (https://vk.com/fanissagdiev) «Чаллылыларның шаяннар клубы» редакторы, Яр Чаллы шәһәренең «Кама» КВН Студентлар лигасы чемпионы, «Республика» КВН төбәк лигасы финалисты.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 12 март 2019, 12:06