Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстанда пенсионерларга мошенниклардан хәбәрләр килү очраклары теркәлгән. Әйтик, мессенджерларда хатын-кыз тавышы пенсионерларны пенсия фонды органнарына банк счетына күчерелгән акчалары турында киңәйтелгән белешмә сорап мөрәҗәгать итәргә өнди һәм түләү документларында пенсия күләме «өлешчә түләү» буларак саналачак, ә Пенсия фонды Ышаныч кәгазе буенча акча ала, дип раслый.

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге барлык түләүләрнең суммасы квитанциядә күрсәтелүен, Пенсия фонды органнарына исәп-хисап сорап мөрәҗәгать итәргә кирәкми, дип хәбәр итә. Шулай ук пенсия күләмен һәм башка түләүләрне сез гражданинның шәхси кабинетында Россия Пенсия фонды сайтында онлайн рәвештә тикшерә аласыз. Шикле очракларда да Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге чаллылыларга Россия Пенсия фондының контакт-үзәгенә мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итә: (843) 27-9-27-2.

Сишәмбе, 12 март 2019, 16:23