Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Бердәм Россия» партиясенең җирле җәмәгать кабул итү бүлмәсендә гражданнарны шәхси сораулар буенча кабул итү булды.

Чаллылылар шәһәр Советында «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Флера Андреевага, шәһәр Советы депутатлары Әбдехак Батюшов, Эдуард Панфилов, Сергей Снарский, Айрат Зәйнуллинга мөрәҗәгать иттеләр. Шулай ук шәһәрдәшләребезне Башкарма комитет җитәкчесе Ринат Абдуллин кабул итте.

Гражданнарны борчыган проблемалар элеккечә актуаль темаларга кагыла. Шәхси һәм коллектив мөрәҗәгатьләр спортка ярдәм итү, квартал эчендәге территорияләрне үстерү, хәйрия ярдәме һәм сәламәтлек саклау мәсьәләләре турында сөйләштеләр. Барлык мөрәҗәгатьләр дә исәпкә алынды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Бердәм Россия» партиясе Яр Чаллы җирле бүлекчәсенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә төрле юнәлештәге белгечләр, төрле дәрәҗәдәге депутатлар, сәяси совет әгъзалары һәм башкалар кабул итү үткәрә.

Белгечләр белән очрашу яки консультация алу өчен алдан (8552) 37-45-69 телефоны буенча язылырга кирәк. Җәмәгать кабул итү бүлмәсе җитәкчесе – Вәзирә Сәлимова.

Сишәмбе, 12 март 2019, 17:09