Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

“Яшүсмер” үзәге «Язгы тамчы» төбәкара декоратив-гамәли иҗат конкурсында катнашырга чакыра, ул 19 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Анда 7-18 яшькә кадәрге гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары, яшәү урыны буенча клублар, өстәмә белем бирү учреждениеләре укучылары һәм педагоглар катнаша ала.

Конкурс шартлары буенча аның номинацияләренә һәм язгы тематикага туры килә торган эшләр кабул ителә. Иҗади эшләрне түбәндәге номинацияләрдә җибәрергә мөмкин: «Открытка» («Скрапбукинг», «Кардмейкинг» һәм башкалар); рамка («Квиллинг») яки панно («Модульле оригами»); «Сәйлән үрү»; «Бәйләү»; «Чигү»; «Агач белән эшләү» («Яндыру, агачны бизәү, аңа язу»); «Пэчворк» (эш 20х30 смдан да ким түгел); «Табигый материал кулланып ясалган панно», эшләр рамкага урнаштырылган булырга тиеш (эш А3 форматыннан да ким түгел); пыялага рәсем ясау; киндергә рәсем ясау. 

положение 1.pdf 

положение 2.pdf 

положение 3.pdf 

Чәршәмбе, 27 март 2019, 11:44