Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Дәүләт Думасы «Дәүләт социаль ярдәме турында»гы Законга яшәү минимумыннан тыш пенсияләрне индексацияләүгә юнәлдерелгән төзәтмәләрне беренче укылышта кабул итте.

Дәүләт Думасы депутаты, икътисад сәясәте, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина закон проектын шәрехләде: «Дәүләт Думасы агымдагы елның 20 февралендә Россия президенты тарафыннан яңгыраган Федераль Җыенга юлламаны гамәлгә ашыруны законнар белән тәэмин итү эшен башлады. Беренчесе пенсия индексациясеннән соң керем яшәү минимумыннан арткан пенсионерларга карата гаделсезлекне бетерүгә юнәлдерелгән мөһим закон проекты каралды. Яңадан исәпләү 2019 елның 1 гыйнварыннан башкарылачак. Шунысы мөһим, мондый яңадан исәпләү өчен нинди дә булса гариза бирергә кирәк булмаячак - түләүләр автомат рәвештә башкарылачак. 2019 ел бюджетында проектны гамәлгә ашыруга якынча 19 миллиард сум, 2020 ел бюджетында якынча 20 миллиард сум акча салынган. Яшәү минимумыннан тыш пенсияләрне индексацияләү турында закон кабул ителү 4 миллионнан артык кешегә кагылачак».

Закон проекты нигезендә, төбәктә билгеләнгән пенсионерның яшәү минимумына айлык өстәмә күләме пенсияләрне һәм бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүләрне индексацияләү белән бәйле рәвештә яңадан карап тикшерелергә тиеш түгел дип карала. Ягъни закон кабул ителгәннән соң, кешеләр тулы күләмдә өстәмә түләү дә, 1 гыйнвардан 7 процентка индексацияләнгән пенсия дә алачак.

Чәршәмбе, 13 март 2019, 09:18