Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Үзәк районында Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Мария Владимировна Афанасьева 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Ул Әлмәт районының Кәче авылында туа. Бөек Ватан сугышы елларында туган авылы колхозында эшли. 1949 елда кияүгә чыга, гаилә Әлмәт районының Березовка авылына күченә. Анда Мария Владимировна пенсиягә чыкканчы колхозда эшли. 2010 елдан ул  Яр Чаллы шәһәрендә гомер итә. Юбиляр сигез бала тәрбияләп үстергән, җиде оныгы һәм җиде оныкчыгы бар. "1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнгән, юбилей даталарына медальләре бар.

Юбиляр Россия Федерациясе президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм Үзәк районы администрациясе башлыгы Искәндәр Галимов исеменнән котлаулар кабул итте.

Чәршәмбе, 13 март 2019, 10:00