Март аенда «Чишмә» халыклар дуслыгы йорты, «Чекес» чуваш халык ансамбле җирле чуваш милли-мәдәни автономиясе белән берлектә Чуваш мәдәнияте көннәре үткәрә.
Чараның төп максаты – Россия халыкларының милли традицияләрен һәм мәдәниятен саклап калу. 16 март көнне "Чишмә" халыклар дуслыгы йортына барлык теләүчеләр дә 16:00 сәгатьтә бәйрәмгә килә ала, керү ирекле.
Чара программасында: кунаклар очрашуы (фойе, 1 эт.), "Таран Ен" фольклор ансамбле концерты, «Милли җыр мирасы нигезе буларак фольклор" темасына "түгәрәк өстәл".
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 13 март 2019, 11:05