Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Язгы ташу алдыннан Яр Чаллы коткаручылары халыкны юка бозга чыккан вакыттагы бәла-казалар турында кисәтә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре билгеләп үткәнчә,  беренче чиратта куркынычны боз астыннан балык тотарга яратучылар, бозга автомобильләрдә, квадроциклларда чыгуылар, шулай ук исерек хәлдә булган кешеләр тудыра. 

"Бүгенге көндә Яр Чаллы шәһәренең су объектларында боз калынлыгы 25-30 см тәшкил итә. Бозга чыгу куркыныч", - дип билгеләп үтте ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе үзәге" федераль казна учреждениесенең Яр Чаллы инспекторлык бүлеге җитәкчесе Әбүзәр Ногуманов.

Автокала территориясендә балыкчыларның бозга күпләп чыга торган сигез урыны, дүрт җәяүлеләр кичү юлы һәм ике автотранспорт төшү юлы бар. Шәһәрнең белем бирү учреждениеләрендә дә профилактик эшләр алып барыла. Алда укучыларны каникуллар көтә. Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе инспекторлары ата-аналарны уяу булырга чакыра.

«Балалар бозга уйнарга гына чыкмыйлар. Аларга шул ук вакытта фотога да төшәргә кирәк. Нәкъ шул чакта балалар куркынычсызлык кагыйдәләре турында онытып җибәрә. Югыйсә без һәрвакыт аларны сак булу турында кисәтеп торабыз. Инде боз ярылырга торган урыннар бар, – дип билгеләп үтте Яр Чаллы шәһәренең 6 нчы зональ эзләү-коткару отряды башлыгы Фәнис Хаттапов.

Моннан тыш, халыкка машиналарны сулыклар янында калдыру тыела. Транспорт чаралары су кырыннан 200 метр ераклыкта булырга тиеш. Моның өчен штраф каралган. 

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 2018 елда Яр Чаллыда - сигез, 2017 елда җиде кеше батып үлгән. Быел автокаланың су объектларында һәлакәтләр теркәлмәгән.

Пәнҗешәмбе, 14 март 2019, 10:00