Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы шәһәрендә волейбол федерациясе кубогына хатын-кызлар командалары арасында ачык шәһәр турниры тәмамланды. Ярышлар Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган иде. Турнирда Яр Чаллы, Казан, Бөгелмә, Әлмәт, Түбән Кама һәм Мамадыш командалары катнашты.

Ярышларның ике көне нәтиҗәләре буенча Әлмәт шәһәре командасы җиңүче булды. Икенче урынны Бөгелмә командасы яулады. Өченче урын өчен матчта Казан командасы Чаллыдан көчлерәк булып чыкты.

Чемпион команда Татарстан Республикасының Чаллы шәһәрендә күптән түгел төзелгән волейбол федерациясеннән Кубок алды. Барлык матчлар да 11 нче олимпия резервы спорт мәктәбе базасында узды.

Чәршәмбе, 13 март 2019, 13:51