Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты карамагындагы административ-техник инспекция идарәсе» МКУ башлыгы Айрат Насыйбуллин матбугат конференциясендә шәһәр территориясен төзекләндерү кагыйдәләрен үтәүне контрольдә тоту өлкәсендә аңа тапшырылган бүлекчә тарафыннан нинди эшләр алып барылуы турында сөйләде.

Безнең тарафтан Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы төшергән методика нигезендә шәһәрне төзекләндерү кагыйдәләре эшләнде. Без кагыйдәләрне үтәүне контрольдә тотабыз. Көн саен хезмәткәрләрнең өч экипажы шәһәрнең Үзәк, Автозавод, Комсомол районнарына чыга. Алар барлык проспектларны да карыйлар. Бездән тыш, микрорайоннар эчендә бу эш белән ОПОП хезмәткәрләре дә шөгыльләнә – һәр районда үзләренә беркетелгән территорияләрне карап йөрүче 10-12 кеше исәпләнә”, – диде ул һәм узган ел 464 вазыифаи беркетмә төзелүен, моның 2017 ел белән чагыштырганда 307 беркетмәгә кимрәк булуын хәбәр итте. Беркетмәләр саны законнар үзгәрүгә бәйле рәвештә кимегән.

«Законда «кисәтү» дигән маддә барлыкка килде. Безнең барлык вазыйфаи беркетмәләр дә җитешсезлекләрне беренче тапкыр ачыклаганда башта кисәтүгә корылган. Шул рәвешле беркетмәләр саны кискен кимеде. Штраф санкцияләре дә кимеде. 2017 елда 9 млн 862 мең сум түләтелгән булса, 2018 елда бу сумма өч тапкырга кимеде һәм 2 млн 809 мең сумны тәшкил итте», – дип аңлатты Айрат Насыйбуллин.

Әмма кешеләр кисәтүгә актив җавап бирмәүләренә бәйле рәвештә, быел административ-техник инспекциянең эш стилен үзгәртергә туры килгән: «Кар чыгару, магистраль тротуарларны һәм квартал эчендәге юлларны чистарту буенча проблемалар күп булды. Халыктан, шул исәптән «Халык контроле» мәгълүмати дәүләт системасына да бик күп шикаятьләр килде. Без читтә кала алмадык һәм тикшерүләр уздыра башладык. Агымдагы елның ике аенда без төрле объектларда 354 тикшерү уздырдык. Җитешсезлекләр күп. РФнең Административ хокук бозулар турында кодексы һәм ТРның Административ хокук бозулар турында кодексы таләпләре нигезендә без хокук бозуларны теркәргә һәм беркетмә төзергә хокуклы. Барлык материалларны шәһәр Административ комиссиясенә тапшырабыз, нинди суммага һәм кемне җәзага тартырга ул карар кабул итә. Әгәр физик зат хокук бозучы икән, аның штрафы 2,5 меңнән 3 меңгә кадәр тәшкил итәчәк, вазыйфаи затка 15 меңнән 30 меңгә кадәр, юридик зат өчен бу штраф күләме 200 меңнән 500 мең сумга кадәр», – диде контроль-күзәтчелек органы башлыгы.

Айрат Насыйбуллин билгеләп үткәнчә, барлык хокук бозу очракларының иң күбе – транспортны яшелләндерү территорияләрендә: балалар һәм спорт мәйданчыкларында, хайваннарны йөртү урыннарында, шулай ук хуҗалык мәйданчыкларында калдыру. 2018 елда мондый хокук бозулар өчен 494 беркетмә төзелгән, бу - гомуми санның 45%ы.

Икенче урында - теләсә нинди реклама игъланнары ябыштыру. Территорияләрне вакытында чистартмау һәм аларны тиешенчә карап тотмау - өченче урында. 2018 елның соңгы дүрт атнасында гына да карны вакытында чистартмаган өчен 245 административ беркетмә төзелде.

Агымдагы елда, кар беткәннән соң, яшелләндерү территорияләрендә транспорт калдырган өчен штраф салу системасы кабат яңартылачак.

Пәнҗешәмбе, 14 март 2019, 13:11