Аны оештыручылар – Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы һәм авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм фонды. Конкурс «Демография» милли проекты кысаларында дүртенче тапкыр үткәрелә. Бөтенроссия конкурсы биш номинация буенча оештырыла: «Күп балалы гаилә», «Яшь гаилә», «Авыл гаиләсе», «Гаилә – традицияләрне саклаучы», «Россиянең алтын гаиләсе».
Конкурска йомгак ясау Мәскәүдә булачак, җиңүче гаиләләрне бүләкләү 2019 елның октябрендә узачак. Тулырак мәгълүмат www.rosmintrud.ru һәм www.fond-detyam.ru сайтларында урнаштырылган.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 2 апрель 2019, 09:24