Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

"Энергетик" мәдәният сараенда 54 гаиләгә тантаналы рәвештә ана капиталы сертификаты тапшырылды. ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Зарипова һәм Пенсия фонды идарәсе башлыгы урынбасары Татьяна Мулькаманова ата-аналарны балалары туу белән котладылар һәм сертификатлар тапшырдылар.

Программаны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле (2007 елның 1 гыйнвары) Чаллыда 40 647 сертификат бирелгән, 12,8 млрд сумнан артык суммага 33.376 гаилә ана капиталы акчасыннан файдаланган.

Сертификат бирү чаралары белән эш итү турындагы гаризаларны хәзер Россия Пенсия фонды сайтында Гражданинның шәхси кабинеты аша электрон рәвештә тапшырырга мөмкин.

Чәршәмбе, 13 март 2019, 16:50