Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы шәһәр Советы депутатлары өчен керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында белешмәләр тутырганда барлыкка килә торган мәсьәләләр буенча семинар-киңәшмә узды. Чара Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Флера Андреева җитәкчелегендә узды.

«Коррупциягә каршы көрәш турында» 2008 елның 25 ноябрендәге 273-номерлы Федераль закон нигезендә муниципаль вазыйфаларны биләүче затлар, шул исәптән муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатлары 2016 елдан башлап үзләренең керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр, шулай ук хатынының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәтләре һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр Россия Федерациясе норматив хокукый актлары белән билгеләнгән вакытка  агымдагы елның 30 апреленә кадәр бирелергә тиеш. 

Семинарда Татарстан Республикасы президентының Коррупциягә каршы сәясәт идарәсе секторы мөдире Салават Рәхимов, прокурорның өлкән ярдәмчесе Ленара Галимәрдәнова, шулай ук социаль иминият фонды директоры Ленар Шакиров, Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы шәһәре буенча идарәсенең ЮХИДИ бүлеге башлыгы урынбасары Илдар Әюпов, Чаллы шәһәре буенча Федераль салым хезмәте инспекциясе, Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе Чаллы бүлекчәсе вәкилләре катнашты.

Чәршәмбе, 13 март 2019, 17:04