Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

23 һәм 24 март көннәрендә "ВИТЯЗЬ" Олимпия резервы спорт мәктәбендә хәрби хезмәткә кадәрге яшьләр арасында хәрби кул көрәше буенча XXV Россия беренчелеге узачак. Ярыш РФ Кораллы Көчләренең махсус бүлекчәләре ветераннарына багышлана. Ярышларда Россиянең 29дан артык төбәгеннән 15-17 яшьлек 400 спортчы катнашачак.

"Быел, "КАМАЗ" заводы өчен юбилей елында, без хәрби кул көрәше буенча Россия Федерациясенең XXV юбилей беренчелеген үткәрү хокукын алдык. Бу безнең өчен зур дәрәҗә һәм җаваплылык. Ярышларга 30дан артык команда катнашырга теләк белдерде инде, тагын биш команданың килүе көтелә. Яр Чаллыга беренче тапкыр Сергей Перников – хәрби кул көрәше Федерациясенең Мактаулы президенты һәм «Сугышчан туганлык» бөтенроссия җәмгыяте рәисе урынбасары килә", - дип шәрехләде булачак чара турында "Ватан уллары" төбәк үзәге директоры Александр Глазистов.

Ул әлеге төр кул көрәшен ике төп юнәлештә – хәрби хезмәткә кадәрге яшьләр һәм хәрби хезмәткәрләр арасында үсеш алуын  билгеләп үтте. Барлык федераль округларда да үткәрелә, чөнки аларның һәрберсендә хәрби частьлар бар.

Ярышларның финал өлешен ачу тантанасы 24 мартта 12:00 сәгатьтә булачак, финал ярышлары 13:00тән 16:00 сәгатькә кадәр узачак. Тантаналы өлештә «Ватан уллары» махсус әзерлек үзәге курсантларының күрсәтмә чыгышлары, шулай ук автокаланың «Олимпийский» спорт мәктәбендә спорт акробатикасы буенча шөгыльләнүчеләр һәм иҗат коллективларының чыгышлары тәкъдим ителәчәк.

Спорт чарасында «Ватан уллары» махсус әзерлек үзәгеннән һәм «Чаллы» эзләү отрядыннан ату кораллары күргәзмәсе оештырылачак, анда корал белән фотога төшәргә мөмкин булачак. Шулай ук атаклы «КАМАЗ-Мастер» командасының узышу машинасы фонында да фотога төшү мөмкинлеге каралган.

Шимбә, 23 март 2019, 14:28