Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Интеллектуаль чемпионатның эшче яшьләр арасында Престиж Кубогына җиденче уены автокала  предприятиеләренең 28 командасын җыйды. Алар – «Челныводоканал», «Челны-Бройлер», «Ак Барс Металл», «КАМАЗ» ҖАҖ, Чаллы буенча Россия пенсия фонды идарәсе, «Яр Чаллы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге», «Леони Рус» һәм башка оешмалар хезмәткәрләре, шулай ук мәктәпкәчә учреждениеләр, шәһәрнең Үзәк китапханәсе хезмәткәрләре.

Интеллектуаль турнир нәтиҗәләре буенча КАМАЗ ГАҖнең «51 параллель» һәм «КамЛит» кою заводы командалары өченче һәм икенче урынны яуладылар. «IQ-404» җыелма командасы лидер булды.

Интеллектуаль уеннар ай саен сентябрьдән май аена кадәр уза. Киләсе уен май аенда булачак.

Пәнҗешәмбе, 14 март 2019, 09:45