Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллы Татарстан Республикасында "ЛУКОЙЛ" ГАҖ социаль һәм мәдәни проектлар конкурсына гаризалар саны буенча лидерлар арасында. Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.

Гаризаларны 15 марттан 31 июльгә кадәр «Рухият һәм мәдәният», «Экология» һәм «Спорт» номинацияләре буенча бирергә мөмкин. Финалга узмаган катнашучылар гаризаны кабат юллый алалар. "Лукойл" ГАҖ социаль һәм мәдәни проектлар конкурсына гаризаларны татар телендә дә бирергә мөмкин.

«Барлык төбәкләр өчен социаль һәм мәдәни проектлар конкурсы турында нигезнамә бер үк төрле. Конкурсның географиясе бүгенге көндә илнең 20 регионын үз эченә ала. Татар телендә дә гаризалар кабул итәчәкбез», – дип билгеләп үтте «Ритэк» ҖЧҖ персонал белән идарә итү буенча генераль директор урынбасары Олег Богатов.

Тугыз ел эчендә Татарстанда 220 млн сумнан артык суммага 1253 социаль инициатива хупланды. Бу вакыт эчендә барлыгы алты меңнән артык гариза керде. Быел конкурсның приз фонды 25 млн сум тәшкил итә.

Чәршәмбе, 13 март 2019, 14:06