Яр Чаллыда «Ел волонтеры 2018: иҗтимагый танылу» конкурсына гаризалар кабул итү башланды. Проект 3 конкурс этабыннан тора: 1 этап – гаризалар кабул итү һәм эшләрне сайлап алу (31 мартка кадәр); 2 этап – сайлап алу тавыш бирү ( 4 апрельдән 26 апрельгә кадәр); 3 этап – йомгаклау тавыш бирү (28 апрельдән 30 апрельгә кадәр). Бүләкләү 19 майда булачак. Конкурста җиңүче «Ел волонтеры 2018: иҗтимагый танылу» Мактау билгесе һәм диплом алачак.
Гаризаны 27 мартка кадәр түбәндәге сылтама буенча җибәрергә мөмкин: https://goo.gl/forms/cOU0yQ49Vz98VNxl1.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 25 март 2019, 17:02