Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Казанның Эшмәкәрләр йортында Татарстан Республикасы мәктәп компанияләре слетының ачылышы булды. Слет яшьләр эшләре министрлыгы һәм Икътисад министрлыгы ярдәмендә «Яшьләр казанышлары «Казан үзәге» яшьләр иҗтимагый оешмасы тарафыннан үткәрелә.

Слетның беренче чарасы тантаналы рәвештә ачылу булды, аннан соң командалар проектларын тәкъдир итү һәм мәктәп компанияләрендә катнашучылар арасында профессионаллар конкурсы узачак.

Слетның икенче көнендә мәктәп компанияләре ярминкәсе узачак, анда яшь эшмәкәрләр кунакларга үз продукциясен тәкъдим итәчәк һәм жюри әгъзалары белән интервью уздырачак. Слет нәтиҗәләре буенча, беренче урынны алган мәктәп компаниясе Татарстан данын Рига шәһәрендә узачак халыкара ярышларда яклаячак.

Слетта республиканың иң яхшы 15 мәктәп компаниясе катнаша. Анда Чаллыны Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернатның «Ак Кош» һәм 1нче мәктәпнең  «Многоточие» компанияләре тәкъдим итәчәк. 

"Мәктәп компаниясе" - ул конкурслар һәм белем бирү чараларының киң челтәрендә катнашырга мөмкинлек бирүче халыкара хәрәкәт.  Әлеге проект 2016 елдан бирле Чаллыда гамәлгә ашырыла, анда ел саен 100дән артык мәктәп укучысы катнаша. Һәр мәктәп бизнес компаниясе уку елы өчен бизнес үсешенең барлык этаплары уза-идеядән алып продукцияне гамәлгә ашыруга кадәр.

Пәнҗешәмбе, 14 март 2019, 16:52