Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бөек Ватан сугышы ветераны Евдокия Борисовна Овчинниковага 95 яшь тулды.

Ул Түбән Новгород шәһәрендә туган. Бөек Ватан сугышы елларында «Красная Этна» заводында эшли. 1970 елдан пенсиягә чыкканчы Евдокия Борисовна Түбән Новгород май заводында машинист хезмәтен башкара. 1980 елда Яр Чаллыга күчеп килә.

Евдокия Борисовна ике бала тәрбияләп үстергән, бер оныгы бар."1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнгән, юбилей даталарына медальләре бар.

Юбилярга Россия Федерациясе президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Үзәк районы администрациясе башлыгы Искәндәр Галимов исеменнән бүләкләр һәм котлаулар тапшырылды.

Җомга, 15 март 2019, 09:11