Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе кубогына хоккей турниры инде алтынчысы, анда кече яшьтәге төркем балалары катнаша (2008-2009 елгылар). Дүрт көн дәвамында шәһәр кортларында мактаулы трофей өчен 8 спорт командасы көрәште. Алар - «Белые медведи», «Юность», «Смена», «Горизонт», «Факел», «Вега», «Меридиан», «Исток» командалары. Ярышларда 82 кеше катнашты. 

 Финал уены «Белые медведи» һәм «Юность» командалары арасында «Чайка» хоккей кортында узды. 14 мартта 18нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең актлар залында җиңүчеләрне котладылар. Балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Галина Александрова җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды.

Төп приз-Идарәнең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе кубогы - «Белые медведи» командасының яшь хоккейчыларына эләкте, икенче урын өчен «Юность» уенчылары бүләкләнде. 

Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы шәһәре буенча идарәсе башлыгы Надир Закировтан Рәхмәт хатларын тренерлар алды.

Җомга, 15 март 2019, 09:48