24 мартта 14:00 сәгатьтә "КАМАЗ" мәдәният сараенда беренче тапкыр Up&Gofestival яшьләр фестивале узачак.
Up&Gofestival-бу поп мәдәният сөючеләр өчен заманча фестиваль. Чара кысаларында хореография, вокал, косплей номинацияләре буенча конкурслар узачак. Тамашачылар, кунаклар өчен иганәчеләр һәм партнерлардан күргәзмә-ярминкә, шулай ук күңел ачу зоналары оештырылачак.
Чарада Ижевск, Яр Чаллы, Бөгелмә, Зәй, Түбән Кама, Алабуга, Менделеевск, Казан, Әлмәт, Тукай районнарыннан 300дән артык кеше катнашачак.
Up&Gofestival» фестивале турында барлык мәгълүмат https://vk.com/upgofestival төркемендә урнаштырылган.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 15 март 2019, 11:13