Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллыда гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Мәрьям Нәбиуллинага 90 яшь тулды. Ветеранны Россия Федерациясе президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Үзәк районы администрациясе башлыгы Искәндәр Галимов исеменнән котладылар. Котлауларга шәһәр Советы депутаты Эльдар Әминов та кушылды.

 Бөек Ватан сугышы елларында Мәрьям Котдус кызы Усай авылында туган колхозында һәм Минзәлә районы колхозларында эшли. 1980 елда Чаллыга күченеп килә һәм анда лаеклы ялга чыкканчы шәһәр трамвай идарәсендә хезмәт куя. 

Мәрьям Котдус кызы өч бала тәрбияләп үстергән, алты оныгы һәм 10 оныкчыгы бар. Ул «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Җомга, 15 март 2019, 15:50