Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

"Шатлык" яшьләр үзәгендә  "Тынычлык шәһәре" шәһәр фестиваль-конкурсының соңгы этабы узды. Конкурс «Мәдәниятләр диалогы» темасына театральләштерелгән тамаша формасында оештырылды. Анда алты команда катнашты. Аларның һәрберсе Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче халыкларның традицияләрен тәкъдир итте.

Проектның II этабы нәтиҗәләре буенча төрле номинацияләрдә җиңүчеләр: «Интеллектуаль уен җиңүчесе» –  А. С. Пушкин исемендәге 78 нче лицей; "Проблемага яңача караш"  – Яр Чаллы медицина көллияте; "Социаль проблемаларны яктырту" – 3нче мәктәп; "Халык бердәмлеге идеяләрен популярлаштыру" – 22нче мәктәп; "Халыкларның мәдәни кыйммәтләрен яктырту" – 58нче мәктәп; "Традицияләр сакчылары" – 38нче урта мәктәп; "Иң яхшы театр куелышы" – 17нче мәктәп.

Җомга, 15 март 2019, 16:07