Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

          Хөрмәтле халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалык 

                         предприятиеләре хезмәткәрләре һәм ветераннары! 
                             Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! 

 Сез ярты миллионлы шәһәр тормышында аерым урын алып торучы тармакларда эшлисез. Сезнең ярдәм белән сәнәгать предприятиеләре, балалар бакчалары, мәктәпләр, хастаханәләр һәм башка социаль учреждениеләрнең өзлексез эше тәэмин ителә. 

 Торак йортларның тулы канлы эшчәнлеге, ишегалларының төзеклеге, юллар торышы, урамнарның чисталыгы торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләренең һөнәри осталыгына, сезнең эшкә җаваплы һәм намуслы мөнәсәбәтегезгә турыдан-туры бәйле. 

 Тармакны үзгәртеп кору, яңа программаларны гамәлгә ашыру, энергияне сак тотуның заманча технологияләрен гамәлгә кертү сезгә шәһәр халкына күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын камилләштерү өчен тагын да нәтиҗәлерәк юллар табарга мөмкинлек бирә. 

 Халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү өлкәсендә дә сизелерлек үзгәрешләр күзәтелә. Бу икътисадның иң мөһим социаль яктан әһәмиятле секторларының берсе. Җәмәгать туклануы предприятиеләре, ателье, чәчтарашханәләр, күпсанлы сервис хезмәтләре заманча сыйфат стандартларына җавап бирә торган хезмәтләрнең киң спектрын күрсәтәләр.

Сезгә чын күңелдән эшегездә уңышлар, гаилә бәхете, нык сәламәтлек, игелек һәм иминлек телим!

                                                                                                                         Н.Г.Мәһдиев,

                                                                                                                Яр Чаллы шәһәре мэры

Якшәмбе, 17 март 2019, 08:56