Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

16нчы "Огниво" балалар иҗат үзәгендә «Һөнәрләр дөньясы» шәһәр конкурсының район этабы узды, анда районның 18 гомуми белем бирү учреждениесе катнашты. Конкурс ел саен һөнәри юнәлеш бирү эшен үстерү һәм өлкән сыйныф укучыларына булачак һөнәрләрен аңлы рәвештә сайлауга ярдәм итү максатында үткәрелә. Командалар тарафыннан сирәк һөнәрләр (астрофизик, робототехник, тимерче), шулай ук популяр эшче һөнәрләр (коючы, төзүче, эретеп ябыштыручы, монтажчы һәм башкалар) тәкъдим ителде.

Конкурс кысаларында укучылар тарафыннан зур әзерлек эшләре башкарылды, теоретик материал өйрәнелде, мәктәп укучылары төрле һөнәр ияләре белән очраштылар. 

Конкурс нәтиҗәләре буенча беренчелекне токарь һөнәре белән  6нчы мәктәп яулады,  икенче урынны  монтажчы һөнәрен тәкъдим иткән 3нче мәктәп командасы; өченче урынны тимерче хезмәте белән таныштырган 44нче мәктәп алды.

Шимбә, 16 март 2019, 09:58