9 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар арасында шахмат буенча Татарстан Республикасы беренчелеге 2019 елның 11 мартыннан 15 мартына кадәр Казан шәһәрендә оештырылды. Чаллының "Этюд" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Илья Рәшитов (тренеры Р. М. Самусенко) барлык 9 очконың 6,5 очкосын җыеп 3 урынны алды.
Кызлар арасында турнирда Илдинә Әхмәдишина (тренеры Э. Ф. Әшиев) соңгы партиягә оттырып, призлы «өчлек»тән бераз калышты һәм 4 урынга чыкты. Хәзер автокаланың яшь шахматчылары 9 яшькә кадәргеләр арасында узачак, Россия беренчелегенә әзерләнә башлый. Ул май аенда Костромада оештырылачак.
15 марттан «Этюд» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә предприятие һәм оешмалар арасында "КАМАЗ" ГАҖ профсоюзы призларына шәһәр команда чемпионаты старт алды. Турнир 22 мартта тәмамланачак.При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 16 март 2019, 10:26