Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда имин булмаган гаиләләр белән эшне оештыру турында бүген эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов сөйләде.

«Үз чыгышымны Лев Николаевич Толстой сүзләреннән башларга телим. «Бала – гаилә көзгесе. Су өстендә кояш чагылыш тапкан кебек, балаларда ана һәм атаның әхлакый чисталыгы чагыла», - диде ул, рус классигының әлеге сүзләрен китереп, шул ук вакытта соңгы елларда гаилә һәм гаилә тәрбиясе проблемасының бик актуаль булуын ассызыклап.

Рамил Хәлимов тикшеренү нәтиҗәләренең заманча гаиләнең атнага сигез сәгатькә якын вакытны бергә уздыруын күрсәтә, диде. Ял көннәрендә балалар һәм ата-аналар, уртача алганда 2 сәгать 20 минут аралаша. Шул ук вакытта, балалар һәм ата-аналар бергә үткәрә торган вакыт - телевизор каршында, компьютер уеннары артында, социаль челтәрләрдә утыру белән исәпкә алып», - дип билгеләп үтте ул. 

Шуны да искәртеп үтәргә кирәк, 2018 елның 1 сентябренә Яр Чаллыда 0-18 яшьлек 118 035 бала яши. Мәгариф учреждениеләре үткәрә торган «көнкүреш» операциясе мәгълүматларына караганда, балаларның 78% ы тулы гаиләләрдә тәрбияләнә; 21%ы - ана белән генә тәрбияләнә; 1%ы - әтисе генә тәрбияли.

"Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, балигъ булмаганнарны тәрбияләүдә гаилә иң мөһим роль уйный. Бу мәсьәләдә төп бурычлар дип имин булмаган гаиләләрне иртә ачыклауны һәм тискәре күренешләргә төзәтмәләр кертү эшен башкаруны саныйбыз. Хәзерге вакытта балигъ булмаганнар эшләре бүлегендә 498 имин булмаган гаилә исәптә тора, аларда 744 балигъ булмаган бала яши. Тикшерүләр шуны күрсәтә: «авыр» яшүсмер һәм «авыр» гаиләләр - бу төшенчәләр аерылгысыз", - диде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.

Рамил Хәлимов хәбәр иткәнчә, 2018 елда балигъ булмаганнар белән эшләү буенча муниципаль комиссия тарафыннан 9 утырыш үткәрелгән, район комиссияләре бүлекләре тарафыннан 136 утырыш әзерләнгән һәм үткәрелгән. 676 280 сумлык штраф салынды, 468 325 сум түләттерелде.

Дүшәмбе, 18 март 2019, 08:34