Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

2019 елда шәһәр территориясендә 68 янгын теркәлгән. Бу 2018 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 78%ка күбрәк. Янгын нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган һәм дүрт кеше зыян күргән. Бу хакта “эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә Яр Чаллы шәһәре буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге башлыгы Евгений Кашихин сөйләде.

Узган ел Яр Чаллыда 214 янгын чыккан, 179 янып китү очрагы теркәлгән, анда ике кеше һәлак булган һәм 30 кеше җәрәхәт алган. Янгыннарның төп саны торак секторга туры килә.

"Янгыннарда кешеләрнең һәлак булуына анализ күрсәткәнчә, янгында һәлак булганнарның гомуми саныннан 30 кеше, аларның 78,9 %ы исерек хәлдә булган. Башка сүзләр белән әйткәндә, алкогольне артык куллану барлык төп янгын очракларының артуына китерә, ләкин янгыннар вакытында һәлак булучылар һәм имгәнгән кешеләр санына аеруча йогынты ясый”, – дип билгеләп үтте Евгений Кашихин.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев 53/08 йортында газ чыгып утыру белән бәйле булган хәлне искә төшерде: «Телевизор һәм китаплар аша  гына түгел күреп түгел, бу хәлләрне үзебез кичердек».

Шәһәр башлыгы газ хезмәте хезмәткәрләренә янгын куркынычсызлыгы буенча тиешенчә тикшерү үткәрү таләбе белән мөрәҗәгать итте: «Бу формаль булмаган алым булырга тиеш. Тик килеп, сорауларыгыз булмаса, кул куегыз дип, чыгып китү генә түгел. Әби яки бабай нәрсә өчен кул куюын белергә тиеш. Бар регламентлы эшләр, аларны сез башкарырга тиеш. Бүген сез Газпром канаты астында булган шактый квалификацияле, техник яктан җиһазландырылган саллы оешма. Сездә торак фондта барлык регламент эшләрен югары дәрәҗәдә башкарып чыгу өчен барлык техник чаралар да бар».

2018 елда һәм 2019 ел башында Россиядә булган торак йортларда газ шартлауның фаҗигале очраклары нәтиҗәсендә, шәһәр территориясендә газ җиһазларын кулланып һәлакәтләрне профилактикалау буенча шөгыльләнүче министрлыклар һәм ведомстволар эшче төркеме оештырылган.

Дүшәмбе, 18 март 2019, 09:02