Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

"КАМАЗ» мәдәният сараенда эшче яшьләр лигасының КВН фестивале узды, ул уеннарның бишенче сезонына старт бирде. Сәхнәдә көн кадагында торган темаларга сигез команда чыгыш ясады. Болар  «Кече булмаган заводлар җыелмасы» («КАМАЗ» ААҖ),  «RD Ремдизель» («Ремдизель» АҖ), «Коктейль» («Челны - Бройлер» АҖ), «Папаши» («ЦФ Кама» ҖЧҖ), «Диджейлар җыелмасы» (RTAudio компаниясе), «ХАРД - КОР» («Пассажир»), «Без үзәктән» («КАМАЗ» ААҖ фәнни-техник үзәге), «Адреналин» (Сугыш ветераннары өчен госпиталь).

Юбилей сезонының беренче уен урыннары түбәндәгечә билгеләнде: бронза «RD Ремдизель» КВН командасына эләкте, икенче урынны «Адреналин» командасы алды, лаеклы беренче урынны «Папаши» командасы яулады. «Папаши» командасыннан Марина - иң яхшы актриса, «Адреналин» командасыннан Алексей иң яхшы актер номинацияләрендә җиңделәр. «Иң яхшы мәзәк» номинациясендә "Без үзәктән" командасы бүләкләнде. Алар исә фестивальнең Гран-при ияләре булды.

Дүшәмбе, 18 март 2019, 10:43