Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

20 мартта Яр Чаллы шәһәрендә Татарстан Республикасы президенты каршындагы Эшмәкәрлек советының күчмә утырышы узачак. Чаллы эшмәкәрләре белән очрашуны бизнес-омбудсмен Тимур Нагуманов, ТР буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, салым хезмәте, прокуратура, ТР Икътисад министрлыгы вәкилләре үткәрәчәк. Чарада шәһәр мэры Наил Мәһдиев та катнашачак. Бизнесменнар шәһәр мэрына, хакимият органнары җитәкчеләренә үз сорауларын бирә, бизнес барышында барлыкка килә торган проблемаларны билгели алачаклар. Очрашуда катнашу өчен эшмәкәрләргә 30-58-95 телефоны буенча теркәлергә кирәк.

Чара 11:00 сәгатьтә «Нур» яшьләр үзәгендә, Академик Рубаненко ур., 2 йорт (2/01) адресы буенча узачак. Эшмәкәрләрне теркәү 10:30да башлана.

Сишәмбе, 19 март 2019, 17:16