Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

20 мартта Чаллы картиналар галереясендә Россия Федерациясендә Театр елына багышланган «Театр дөньясы» дигән ретроспектив күргәзмә ачыла. Күргәзмәдә төрле чор афишалары, шулай ук кызыклы театраль битлекләр, костюмнар, бутафория тәкъдим ителәчәк. Күргәзмәдә «Мастеровые» рус драма театры, «Чаллы татар дәүләт драма театры», «Яр Чаллы дәүләт курчак театры», «Балалар театр сәнгате мәктәбе», «Ключ» яшьләр театры катнаша. Күргәзмә 31 мартка кадәр дәвам итәчәк.

Ел дәвамында автокалада театр рәссамнарының укучылар һәм студентлар белән иҗади очрашулары, театр актерлары катнашында "Картиналар галереясендә театр миниатюралары" иҗади кичәләре, театр курчаклары ясау буенча мастер-класслар планлаштырылган.

Президент Владимир Путин Указы нигезендә 2019 ел Россиядә Театр елы дип игълан ителде. Аның төп бурычлары илебезнең иң яхшы театр традицияләрен һәм казанышларын саклап калу һәм популярлаштыру, төрле шәһәрләрдә яшәүчеләр өчен театр сәнгатенең иң яхшы үрнәкләренең үтемлелеге, театр эшен оештыруны камилләштерү һәм театр мәгарифе мәсьәләләренә игътибарны җәлеп итү белән бәйле.

Дүшәмбе, 18 март 2019, 14:46