Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

"Заман” яшьләр үзәгендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган "Хәтер” шәһәр иҗат фестивалендә катнашуга гаризалар кабул итү башлана. Катнашырга шәһәр предприятиеләре һәм оешмаларының иҗат коллективлары һәм башкаручылары чакырыла. «Хәтер» фестивале номинацияләре: вокал, хореография, нәфис сүз, театральләштерелгән тамаша. Сайлап алу этабын узган номерлар 9 майда Җиңү паркының төп сәхнәсендә узачак гала-концертта катнашачак.

Әлеге чара гражданлык-патриотик тәрбия бирүгә, яшьләрне иҗади һәм рухи яктан үстерүгә ярдәм итү, талантлы яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү, автокалада яшьләр патриотик хәрәкәтен үстерү максатыннан үткәрелә.

Катнашу өчен гаризалар 15 апрельгә кадәр oorm16@gmail.com электрон почта адресына кабул ителә.

Сишәмбе, 19 март 2019, 10:38