Чәршәмбе, 3 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

"Чишмә" Халыклар дуслыгы йорты директоры Ландыш Ишалина билгеләп үткәнчә, быел Нәүрүз бәйрәме яңа форматта үткәреләчәк. Элегрәк ул Халыклар дуслыгы йорты диварлары эчендә генә уздырылган булса, быел аны шәһәр күләмендә үткәрергә җыеналар. Чара 24 март көнне 14:00 сәгатьтә Җиңү паркында узачак. Мәдәни программаның бизәге зур концерт булачак, анда "Чишмә" Халыклар дуслыгы йортының иҗат коллективлары һәм шәһәрнең популяр артистлары катнашачак.

Нәүрүз Көнчыгыш ашларын яратучыларны сөендерәчәк: таҗик һәм үзбәк диаспоралары милли ризык - пылау белән сыйлаячак.

 "Яңа көн" дип тәрҗемә ителгән Нәүрүз җирдә иң борынгы бәйрәмнәрнең берсе булып тора. 3 меңнән артык ел дәвамында Балканнарда, Кара диңгез бассейны илләрендә, Кавказда, Үзәк Азиядә, Якын Көнчыгышта һәм башка төбәкләрдә бәйрәм ителә торган Нәүрүз гаилә эчендә буыннар арасында тынычлык һәм бердәмлек кыйммәтләрен, шулай ук халыклар арасында дуслыкны һәм татулыкны алга сөрә. Язгы көн белән төн тигезлеге  21 март көнне билгеләп үтелә.

2009 елның сентябрендә Нәүрүз ЮНЕСКО кешелекнең матди булмаган мәдәни мирасының репрезентатив исемлегенә кертелде, ә 2010 елның февраль азагында БМО Генераль Ассамблеясенең 64 нче сессиясендә 21 март "Халыкара Нәүрүз көне" дип игълан ителде.

Шимбә, 23 март 2019, 11:00