Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Студентлар волейбол Лигасында катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады. Ярышлар Х шәһәр «Студентлар спартакиадасы» кысаларында узачак. Ярышлар Л. Б. Васильев исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумы базасында әйләнмәле система буенча булачак. Ярышлар үз эченә өч этапны ала: «Март» сезоны: 25 марттан 28 мартка кадәр (урта махсус уку йортларында белем алучы егетләр арасында) һәм 3 апрельдән 5 апрельгә кадәр ( урта махсус уку йортларында укучы кызлар арасында); «Апрель» сезоны: 25 апрельдән 26 апрельгә кадәр югары уку йортларының егетләр һәм кызлары арасында, «Май» сезоны: 27-28 майда шәһәрнең урта һөнәри һәм югары уку йортларының иң көчле командалары арасында узачак. «Март» сезонында катнашу өчен гаризалар 23 мартка кадәр gsschelny@mail.ru почтасы аша кабул ителә.

Сишәмбе, 19 март 2019, 11:00