Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бөек Ватан сугышы ветераны Петр Григорьевич Булатов 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбилярга Россия президенты Владимир Путин һәм Чаллы мэры Наил Мәһдиев исеменнән котлау һәм бүләкләрне Комсомол районы администрациясе башлыгы Александр Кислов һәм шәһәр Советы депутаты Сергей Ямашев тапшырдылар.

Петр Григорьевич Булатов Татарстанның Яңа Чишмә районы Яңа Илтән авылында туган. Урта мәктәпнең 7 сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында Әлмәт районының Борискино авылында төрле эшләр башкарган. Сугыштан соң педагогия институтын тәмамлый. 1964 елда Александра Дмитриевна Зайцевага өйләнә һәм гаиләсе белән Түбән Кама районының Благодатное авылына күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы авыл мәктәбендә физика һәм математика укытучысы булып эшли.  Педагогик стажы 51 ел тәшкил итә. 2017 елда Яр Чаллы шәһәренә күченә.

Хатыны белән ике бала тәрбияләп үстергән, бер оныгы һәм  бер оныкчыгы бар. Петр Григорьевич Булатов Бөек Ватан сугышы ветераны – тыл хезмәтчәне, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Сишәмбе, 19 март 2019, 14:58