Чаллыда хакимият һәм бизнес вәкилләре салым законнарындагы үзгәрешләр турында фикер алышырга җыелдылар. 2019 елның 1 гыйнварыннан үз көченә кергән үзгәрешләр белән киңәшмәдә катнашучыларны Яр Чаллы шәһәре буенча Федераль салым хезмәте инспекциясе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Диана Сәгетдинова таныштырды.
![](/upload/files/user/налог.JPG)
«Сез бирәчәк сораулар минем өчен кече һәм урта бизнесны үстерү программасы күзлегеннән мөһим, без хәзер шуларны тикшерәбез. Төрле аудиторияләрдә без һәр кеше үз фикерен җиткерә алырлык шундый фикер алышулар үткәрәбез. Безнең өчен бу бик мөһим, чөнки әлеге проект әзерләнә генә һәм без сезнең белән киләсе биш елга программаны раслаячакбыз. Нәкъ менә бу программада салым законнарына, финанс грамоталыгына кагылышлы блок шактый зур. Эшмәкәрләр күп сораулар тудыра», – диде чара башында район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары
Наталия Кропотова.![](/upload/files/user/кропотова2.JPG)
Барлык теләүчеләр дә сораулар бирә һәм тәкъдимнәр җиткерә алдылар.
![](/upload/files/user/налоговик.JPG)
Очрашу ахырында Наталия Кропотова барлык катнашучыларны ТР президенты каршындагы эшмәкәрлек советының бу чәршәмбе көнне узачак күчмә утырышында катнашырга чакырды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.